Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КФУ профессоры Казанда сайлау көнендә һава торышы турында фаразларын әйтте
Алдагы көннәрдә Татарстан башкаласында уртача тәүлеклек температура климатик нормадан 1-2 градуска югарырак булачак.
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Алдагы көннәрдә, 11-13 сентябрьдә, Татарстан башкаласында җылы һәм уңайлы һава торышы көтелә. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Сентябрьдә тәүлеклек уртача температура әллә ни югары күтәрелмәсә дә, алдагы көннәрдә ул климатик нормадан 1-2 градуска артыграк булачак. РФ Гидрометеоүзәге фаразлавынча, пәнҗешәмбедән җомгага каршы төндә явым-төшем көтелә, алдагы көннәрдә исә без циклонның төньяк-көнбатыш өлешендә урнашачакбыз, һава торышы канәгатьләнерлек, явым-төшем аз булачак, җил көнбатыштан исәчәк», — диде ул.
Якшәмбе көнне, 13 сентябрьдә, җил көньяк-көнбатыштан исәчәк. Татарстан башкаласында һава көндезге сәгатьләрдә +20 градуска кадәр җылына. Хәзерге вакытта шәһәрдә тәүлеклек уртача температура нормасы +13 градус тәшкил итә, ТР Президентын сайлау көнне, 13 сентябрьдә ул +12,5 градус булачак, көз ахырында исә +8 градуска төшәргә тиеш. 13 сентябрьдә Казанда уртача тәүлеклек температура климатик нормадан 2 градуска югарырак булыр дип көтелә.
«Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Казанда һава торышы югары басым йогынтысында булачак. Һава торышы тотрыксыз характерга ия булса да, тулаем алганда ул уңайлы», — дип сүзен йомгаклады Переведенцев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз