news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанда 32 градуслы эсселек турында кисәтә

11-13 майда төнлә һаваның минималь температурасы +9 ..+14 градус булачак.

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Бу атнада Татарстанда 32 градуслы эсселек көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

11-13 майда төнлә һаваның минималь температурасы +9 ..+14 градус булачак. 11 майда көндез максималь һава температурасы +24..+29, 12 май һәм 13 май көннәрендә  +25..+31 градус көтелә.

14 майда һәм 15 майда, алдан фаразлаулар буенча ,төнлә + 12.. +17 градуска кадәр, көндез һава + 27 ..+32 градуска кадәр җылы була.

Элегрәк «Татар-информ» республикада урманнарның янгын куркынычы югары булу сәбәпле, шторм кисәтү игълан ителгәнлеген хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100