news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 17 градуска кадәр җылытачак

Республиканың көньяк районнарында явым-төшем көтелә

  (Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава, көньяк районнарда яңгыр явачак.
Көндез Казанда температура 13-15 градус җылы, Татарстан буенча – 13-17 градус.
29 апрельгә каршы төндә республикада болытлы һава, урыны белән яңгыр яварга мөмкин. Төнлә температура 4-9 градус җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100