Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Киләсе ялларда Татарстанда карлы яңгыр һәм көчле җил көтелә
Киләсе атнада температура төшәчәк.
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Киләсе ялларда Татарстан территориясендә һава шартлары начарлануы көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шимбә болытлы һава, көнбатыш һәм төньяк районнарда урыны белән яңгыр яварга мөмкин. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +2...+7 градус, көндез +15 градуска кадәр җылытачак.
12 апрельдә республикада болытлы һава булачак. Көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка күчүчән җил секундына 20 метрга кадәр исәчәк. Төнлә төбәкнең көнбатыш районнарында яңгыр һәм юеш кар явачак. Көндез яңгыр, көнбатыш районнарда юеш кар яварга мөмкин. Шулай ук кайбер районнарда кыска вакытлы буран чыгуы да ихтимал. Төнлә һава температурасы 0...+5 градус, көндез +12 градуска кадәр күтәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз