news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең Европа өлешендә шимбә көнне җылытачак

Якшәмбе һәм дүшәмбе көнне температура нормадан 2-3 градуска югарырак булачак.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Синоптиклар фаразлавынча, Россиянең Европа өлешендә шимбә көнне җылытачак.

Якшәмбе көнне исә температура +7 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта, Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән, РИА Новости яза.

«Шимбә көнне Россиянең Европа өлешендә көндез җылы булачак. Бу төньяк-көнчыгыштан һава массаларының йогынтысы туктатылуына бәйле. Якшәмбе көнне +3...+ 5 градус булачак. Алга таба көндез шулай ук +2...+7 градус булачак», — диде Вильфанд.

Якшәмбе һәм дүшәмбе көнне температура нормадан 2-3 градуска югарырак булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100