news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстанда 32 градуска кадәр салкын булыр дип фаразлый

Республика буенча урыны белән томан төшү сәбәпле, күз күреме 500 метрга һәм аннан да кимрәк начарланырга мөмкин.

Синоптиклар Татарстанда 32 градуска кадәр салкын булыр дип фаразлый
Михаил Захаров

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 11 мартта, Татарстанда янә салкынайтачак. Аязганда 32 градуска кадәр салкын булуы ихтимал, дип кисәтә синоптиклар.

Республикада аязучан-болытлы һава булачак. Төнлә явым-төшем ихтималы аз, иртән һәм көндез бераз кар яварга мөмкин. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк, күз күреме 500 метрга һәм аннан да кимрәк начарлануы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Җил төньяк-көнбатыштан салмак кына исәчәк, ә көндез уртача тизлектә исәргә мөмкин. Юлларда бозлавык хасил булачак.

Төнлә һәм иртән һава температурасы -22…-27 градус булачак. Урыны белән -25...-27 градуска кадәр, ә аязганда 32 градуска кадәр суытырга мөмкин. Казанда һава температурасы -25…-28 градус, көндез -11…-16 градуска кадәр җылытачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot