Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бу атнада Татарстанда -29 градуска кадәр салкын булырга мөмкин
Синоптиклар якындагы биш көнгә фараз бирде.
(Казан, 10 март, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикада шимбә, 13 мартка кадәр һава торышын фаразлаган. Бу вакыт эчендә республикада температура -29 градуска кадәр төшәргә һәм кабат күтәрелергә өлгерәчәк.
Пәнҗешәмбе, 11 мартта, төнлә һәм иртән 20-25 градуска кадәр салкын булачак. Синоптиклар фаразлавынча, кайбер урыннарда -29 градус салкын булачак. Көндез бераз кар явачак. Температура -12... -17 градус булачак.
Җомга көнне явым-төшемнәр булмаячак. Төнлә температура -25 градус, көндез -7...-12 градус тәшкил итәчәк.
Алдан фаразлаулар буенча, шимбә көнне явым-төшемнәр булмаячак. Төнлә -15... -20, көндез температура -5...-10 градуска кадәр җитәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз