news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 8 градуска кадәр җылытачак

Көндез республикада явым-төшем көтелми

 (Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез диярлек.
Көндез Казанда температура 4-6 градус җылы, Татарстан буенча – 3-8 градус.
29 октябрьгә каршы төндә республикада болытлы һава, яңгыр яварга мөмкин. Төнлә температура 1-6 градус җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot