news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ял көннәренә буран туктаячак

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында атмосфера басымы югары булу сәбәпле, Татарстан территориясендә явым-төшемнәр акрынлап туктый.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Соңгы көннәрдә Татарстанда төньяк циклон йогынтысында бураннар чыкты һәм кар көртләре барлыкка килде, болытлы һәм карлы һава торышы урнашты.

Республикада һава шартлары ял көннәренә үзгәрәчәк, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Атмосфера фронты шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, 12 һәм 13 февральдә, көнчыгышка китә.

Аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз кар явачак. Һава температурасы төнлә -4..-10 градус, төнлә -1..-7 градус салкын була, дип фаразлый синоптиклар.

Синоптиклар мәгълүматы буенча, киләсе атна башында атмосфера басымы арту сәбәпле, Татарстан территориясендә явым-төшемнәр акрынлап туктый.

Төнге сәгатьләрдә температура фоны -7..-14 градус була. Тәүлекнең якты вакытында һава -7..-2 градус тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100