news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экологлар Балтачтагы Шушма елгасы суында күп микъдарда агулы матдәләр тапкан

Елгада аммоний ион рөхсәт ителгән күрсәткечтән 2,4 тапкыр, нитритлар – 6,8 тапкыр, сульфатлар – 1,7 тапкыр артык дип билгеләнгән.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Экологлар Балтач районының Кариле авылындагы Шушма елгасының су пробаларында сульфат һәм нитритлар микъдарының артык булуын ачыклаган.

Пробалар «Балтач шәһәр тибындагы бистәсе торак-коммуналь хуҗалыгының күптармаклы җитештерү предприятиесе» АҖ агынты суларының агу ноктасы яныннан да алынган. Суны анализлау нәтиҗәләренә караганда, агынты суларны агызу ноктасыннан соң, табигый суның сыйфаты начарлану факты ачыкланган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы.

Шушма суында аммоний ион рөхсәт ителгән күрсәткечтән 2,4 тапкыр, нитритлар – 6,8 тапкыр, сульфатлар – 1,7 тапкыр артык дип билгеләнгән.

Су пробаларын анализлау нәтиҗәләре, барлык кирәкле чараларны күрү өчен, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Идел-Кама төбәкара идарәсенә тапшырылган, чөнки торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе федераль дәүләт күзәтчелегенә караган объектлар исәбенә керә, диелә хәбәрдә.

Исегезгә төшерәбез, Шушма елгасындагы пычраткыч матдәләрнең арту факты экологлар тарафыннан инде беренче тапкыр гына ачыкламаган. Узган ел «Арча» ҖЧҖ Балтач май ясау-сөт комбинатының биологик чистарту корылмаларыннан чистартылмаган агынты сулар агызган өчен 6 миллион сумга якын штраф салынган. Ул вакытта Шушма елгасының су пробаларын анализлау нәтиҗәләре буенча, күп кенә пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациядән артып китүе ачыкланган. Аларның кайберләре 20 тапкырга артык дип билгеләнгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100