news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда җепшек кар һәм яңгыр явачак

Республикада аномаль җылы тиздән янә салкыннар белән алмашыначак.

Татарстанда җепшек кар һәм яңгыр явачак

(Казан, 10 февраль «Татар-информ»). Татарстанда көньяк циклон йогынтысында кыска вакытла аномаль җылы һава торышы урнашачак.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, 12 февральдә республика буенча урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Көндез җепшек кар һәм вак яңгыр явуы ихтимал. Кайбер районнарда буран һәм бозлавык көтелә. Һава температурасы 15-20 градус салкын, ә көндез 5-10 градус булачак. Төбәкнең көньяк районнарында һава температурасы 0…-3 градус тәшкил итәчәк.

Шимбә, 13 февральдә һава шартлары начарланачак. Атмосфера фронтларының актив йогынтысында Татарстанда җепшек кар һәм яңгыр явачак. Явым-төшем 10-15 мм күләмендә булырга мөмкин, ә бу айлык норманың яртысы дигән сүз. Кайбер районннарда буран һәм бозлавык булуы ихтимал.

Төнлә һава температурасы 5-10 градус салкын, ә республиканың көньягында 0…-3 градус булачак. Көндез — -2…+3 градус. Көн җылыту, җепшек кар белән яңгыр бина түбәләреннән һәм авыш өслекләрдән кар ишелүгә китерергә мөмкин», — диде метеорологлар.

Киләсе ике тәүлектә төбәктә бераз кар көтелә, һава температурасы төшә башлаячак. Якшәмбе, 14 февральдә төнлә һава температурасы -8…-13 градус һәм көндез -5…-10 градус булачак.

Дүшәмбе, 15 февральдә һава температурасы -16…-21 градуска кадәр төшәчәк. Һава шартлары үзгәрү сәбәпле, атмосфера басымы уйнаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100