news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 28 градуска кадәр салкын булачак

10 декабрьдә республика юлларында бозлавык булырга мөмкин.

Татарстанда 28 градуска кадәр салкын булачак
архив/Михаил Захаров

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). 10 декабрьдә Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә һава температурасы -28 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

«Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем булу ихтималы аз», диелгән хәбәрдә.

Шулай ук төньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка күчүчән акрын җил исәчәк.

Төнлә 15-20 градуска кадәр салкын булачак, аязганда 28 градуска кадәр суытырга мөмкин. Көндез 9-14 градус салкын булуы көтелә. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100