news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самосырово чүплеге янындагы полигонны юк итәләр

Проект документларына 11,7 миллион сум сарыф итәчәкләр.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Диләрә Галиева). Элек Казан экологик комплексына караган Самосырово чүплегеннән 50 метр ераклыкта булган чүп полигоны юкка чыгарылачак. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына мэрия матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Элеккеге полигон ябылган һәм суд карары буенча 2017 елда Башкарма комитетка тапшырылган. Гамәлдәге закон буенча, сәнәгать һәм каты коммуналь калдыкларны җыю вакытында зыян китерелгән җирне рекультивацияләргә кирәк», диелгән мэрия хәбәрендә.

Проект-смета документациясен эшләү өчен Казан бюджетыннан 11,7 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100