news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда буран һәм кар явуы көтелә

Урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил фаразлана.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән яңгыр, кар явачак, дип кисәтә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанның кайбер районнарында буран булырга мөмкин.

Көндез явым-төшем күзәтелми, урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил фаразлана.

Төнлә һава температурасы -7дән алып -2 градуска кадәр була, көндез термометр баганалары 4-0 градус тирәсендә торачак.

Кайбер урыннарда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot