news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда 7 градуска кадәр җылы булачак

Казанда болытлы һава торышы фаразлана.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда 5...7 градуска кадәр җылы булачак.

ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, көндез яңгыр явачак, болытлы һава торышы фаразлана.

Гомумән алганда, Татарстан буенча болытлы һава торышы сакланачак. Вакыт-вакыт яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, иртән урыны белән көчле, 15-18 м/с ка кадәр булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot