Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Синоптиклар Татарстанда 36 градус эсселек көтелү турында кисәтте
Республика буенча урыны белән яңгыр яварга мөмкин.
(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Бу атнада Татарстанда һава температурасының 36 градуска кадәр күтәрелүе көтелә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 10 һәм 11 августта төнлә һава температурасы +11…+17 градус, ә көнбатыш районнарда +22 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез +28…+33 градус җылы булачак. Республика буенча урыны белән яңгыр яварга мөмкин.
Пәнҗешәмбе, 12 августта, төнлә һава температурасы 12-22 градуска кадәр җылы булачак. Көндез 31-36 градуска кадәр күтәреләчәк.
Җомга, 13 августта, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, кайбер районнарда яшен булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы 18-23 градус, ә көндез 31-36 градус җылы булуы фаразлана.
Шимбә, 14 августта, урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Төнлә һава температурасы +15…+20 градус, ә көндез +25…+30 градус булуы көтелә.
КФУ профессоры Юрий Переведенцев хәбәр иткәнчә, 15 августка кадәр Казанда һава температурасы климатик нормадан 5 градуска кадәр югары булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз