news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән урман хуҗалыгы хезмәткәрләре дару үләннәре әзерли

Алар каен һәм нарат бөрләре җыя, мунча себеркеләре ясый.

Чирмешән урман хуҗалыгы хезмәткәрләре дару үләннәре әзерли
https://minleshoz.tatarstan.ru

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Бу көннәрдә «Чирмешән урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын үтәү белән бергә, дару үләннәре дә әзерли. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Гадәттә без мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, бөтнек һәм мең яфрак кебек үсемлекләрне җыябыз. Бүгенге көндә 346 бәйләм әзерләнде, — дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Николай Кваков. — Августта шомырт һәм гөлҗимеш җимешләрен җыюга керешәчәкбез».

Әзерләнгән дару чималы «Урман бүләкләре» кибетендә сатыла. «Шулай ук безнең кибеттә каен һәм нарат бөрләре, мунча себеркеләре дә сатып алырга мөмкин», — дип өстәде Николай Кваков.

news_right_1
news_right_2
news_bot