news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазыда «Чиста ярлар» акциясе узды

Өмәдә 22 кеше катнашкан, 23 капчыкны чүп-чар җыелган.

Ютазыда «Чиста ярлар» акциясе узды
http://yutazy.ru/

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», «Ютазы таңы», Ильмира Галиева). Ютазы районы ветераннары, җәмәгатьчеләр һәм бюджет оешмасы хезмәткәрләре «Россия суы» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Чиста ярлар» акциясенә кушылды. Алар Әбсәләм карьеры ярларын икенче тапкыр чүп-чардан арындырды. Бу хакта район газетасы яза.

Өмәдә 22 кеше катнашкан, 23 капчыкны чүп-чар җыелган.

«Без беренче тапкыр өмәгә чыкканда, күл ярларындагы пычраклыкны сөйләп кенә аңлатырлык түгел иде. Хәзер вәзгыять арурак. Чөнки тормыш урында тормый. Су буе ярларында да халык чүп-чар ташламаска һичшиксез күнегәчәк. Чөнки бу безнең туган җиребез һәм безгә, безнең балаларыбызга биредә яшәргә», — дип сөйләде район инвалидлар оешмасы рәисе Дамир Уралов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100