Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Синоптиклар Татарстанда боз явар һәм көчле җил булыр дип фаразлый
Республикада җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 10 июльдә, Татарстан территориясендә яшенле яңгыр, көчле җил һәм урыны белән боз явуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Һава шартлары төнлә һәм көндез начараерга мөмкин. Яшен вакытында җилнең тизлеге 18-23 метрга кадәр җитүе ихтимал. Көндез урыны белән боз явуы көтелә.
Татарстан башкаласында «2020 елның 10 июлендә иртән һәм көндез урыны белән яшенле яңгыр көтелә, яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр җитәргә, урыны белән боз яварга мөмкин», дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте.
«Татар-информ» агентлыгы бүген Казанда температура рекорды куелуы хакында хәбәр иткән иде инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз