Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмә мэры чия үсентеләре утыртты
Соколка тавының күзәтү мәйданчыгы территориясендә 100 чия үсентесе утыртылды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Бөгелмә, 9 май, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров Бөгелмәдә «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында — Соколка тавының күзәтү мәйданчыгы территориясендә агач утыртуда катнашты. Биредә махсус әзерләнгән участокларда 100 чия үсентесе утыртылды.
Акциягә җирле үзидарә органнары вәкилләре, иҗтимагый берләшмәләр, волонтерлар да кушылды.
«Бик яхшы акция. Бу җиңү өчен көрәшкән, Ватаныбыз, барыбыз өчен дә көрәшкән кешеләргә хөрмәт күрсәтү. Аларның күбесе кайтмады. Аларның батырлыкларын саклап калу бик мөһим», — дип тәэсирләре белән уртаклашты Линар Закиров.
Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» — һәлак булган 27 миллион кеше истәлегенә 27 миллион агач утырту акциясе. 2020 елда анда 300 меңнән артык кеше катнашты.
Акцияне «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды, Россия Табигать министрлыгы һәм Рослесхоз ярдәме белән, шулай ук Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз