news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры Казанга җәйге эсселек киләчәген хәбәр итте

Киләсе атнада һава температурасы 19 градуска кадәр җылытачак, дип хәбәр итә синоптиклар.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Шимбә көнне Казанда шактый күп яңгыр явачак, ә киләсе атнада һава температурасы 19 градуска кадәр җылытачак, дип хәбәр итә синоптиклар.

«Ялларда атлантик циклон һава торышына йогынты ясаячак. Шимбә көнне көндез яңгыр көтелә. Фаразлаулар буенча, бер тәүлектә 14,6 миллиметр яңгыр явачак, бу айлык норманың өчтән бер өлешен тәшкил итә. Аннары көндез 18-19 градуска кадәр җылытачак. Бу аномаль җылылык килә дигән сүз», — диде «Татар-информ»га КФУ профессоры Юрий Переведенцев.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразлары буенча, 10 апрельдә, көндез Казанда болытлы һава торышы көтелә, һава температурасы 7 градуска кадәр күтәреләчәк. 11 апрельдә, көндез 12 градуска кадәр җылытачак. 13 апрельдә, көндез 19 градуска кадәр, ә алдагы ике көндә 18 градуска кадәр җылы көтелә.

Апрельдә Казанда айлык явым-төшем нормасы 30 миллиметр тәшкил итә. Язның икенче аенда уртача айлык һава температура +4…+5 градус, майда +14 градус булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100