news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда -26 градус салкын фаразлана

Республикада урыны белән бераз кар, уртача тизлектә җил һәм бозлавык көтелә.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә каты салкын көтелә. Шулай итеп, төнлә һәм иртән һава температурасы -26 градус фаразлана.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, урыны белән бераз кар, уртача тизлектә җил һәм бозлавык көтелә.

Төнлә республикада һава температурасы -16..-21 градус фаразлана, аязганда һава температурасы −26 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы -6..−11 градус була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100