news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары буран һәм көчле җил турында кисәтте

Чәршәмбегә каршы төндә -21 градуска кадәр суытачак.

Татарстан синоптиклары буран һәм көчле җил турында кисәтте
архив/Михаил Захаров

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Чәршәмбе, 10 мартта аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Бераз кар яварга һәм урыны белән буран булырга мөмкин.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге  хәбәр иткәнчә, буран вакытында күз күреме 1-2 км га кадәр начарлануы турында кисәттеләр. Юлларда бозлавык хасил булачак.

Синоптиклар җил төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәген, урыны белән җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәген хәбәр итте.

Төнлә һәм көндез һава температурасы -11…-16 градус булачак. Аязганда Татарстанның төньяк-көнбатыш районнарында һава температурасы -21 градуска кадәр төшәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100