news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстанда көчле буран турында кисәтә

Җил секундына 15-18 метрга кадәр тизлектә булыр дип фаразлана.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә кар һәм буран көтелә. Юлларда күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарланачак.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, җил секундына 15-18 метрга кадәр тизлектә булыр дип фаразлана.

Төнлә һава температурасы -4..-9 градус, ә көндез -2..-7 градус була.

Синоптиклар шулай ук юлларда кар көртләре һәм бозлавык турында кисәтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot