news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда буран һәм 32 градуска кадәр салкын булуы ихтимал

Көндез термометр баганалары минус билгесе белән 12-17 градустан югарырак күтәрелми.

Татарстанда буран һәм 32 градуска кадәр салкын булуы ихтимал
Михаил Захаров

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда җиңелчә буран һәм 32 градуска кадәр салкын булачак.

«Аязучан-болытлы һава торышы күзәтелә. Вакыт-вакыт кар явачак, төнлә урыны белән бераз кар булачак», — дип хәбәр иттеләр республиканың Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәтендә.

Көндезге сәгатьләрдә республикада җиңелчә буран, көньяк-көнчыгыштан талгын җил көтелә.

10 февральдә төнлә 20.. 25 градуска кадәр салкын көтелә, урыны белән термометр баганалары -32 градуска кадәр төшәчәк. Көндез температура минус билгесе белән 12..17 градустан югарырак күтәрелми. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100