news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хисап палатасы эчәргә яраклы суы иң пычрак булган төбәкләрне атады

Исемлектә шулай ук Архангельск, Владимир, Ленинград һәм Новгород өлкәләре дә бар.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Свердловск өлкәсе - Россиянең эчәргә яраклы суы иң пычрак булган төбәге дип табылган.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы 2012-2020 елларда су объектларын экологик тернәкләндерү чараларына анализ ясау нәтиҗәләре буенча Хисап палатасы хисабына сылтама белән хәбәр итә.

Исемлектә шулай ук Архангельск, Владимир, Ленинград һәм Новгород өлкәләре дә бар.

Моннан тыш, гигиена нормативларына туры килми торган су пробалары иң еш ачыкланган ун төбәк арасына төрле елларда Киров, Кемерово, Түбән Новгород һәм Пенза өлкәләре кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot