Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 22 градуска кадәр салкынайта
Юлларда бозлавык саклана.
(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 10 гыйнварда, Татарстанда шактый салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшем булу ихтималы аз, көндез урыны белән, Казанны да кертеп, кар һәм буран фаразлана.
Көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан талгын җил көтелә. Юлларда бозлавык саклана, дип билгеләп үтә синоптиклар.
Төнлә төбәк буенча һава температурасы -12дән -17 градуска кадәр, аязган вакытта һәм түбән урыннарда — 22 градуска кадәр салкын булачак. Көндез һава 6-11 градуска кадәр (Казанда -7, -9) җылыначак.
Метеорологлар мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрдә Татарстан территориясендә температура фонының кайбер тирбәлешләре белән уртача салкын һава торышысаклана. Вакыт-вакыт кар явып узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз