news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстанда буран һәм кар көртләре хакында кисәтте

Республикада төнлә һәм иртән урыны белән томан төшүе көтелә.

Синоптиклар Татарстанда буран һәм кар көртләре хакында кисәтте
Рамил Гали

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). 10 гыйнварда Татарстан территориясендә кар явуы һәм буран чыгуы көтелә, күз күреме 500 метрга кадәр начараячак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Синоптиклар шулай ук көньяк-көнчыгыштан искән җилнең урыны белән секундына 15 метрга кадәр көчәюен фаразлый, юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка киләчәк.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшүе көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot