news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Климатолог 2021 елның җәендәге һава торышы аномалияләре хакында кисәтте

Уралда күзәтелә торган югары атмосфера басымы салкыннар һәм болытсыз һава торышы урнашуга китерә.

Климатолог 2021 елның җәендәге һава торышы аномалияләре хакында кисәтте
Владимир Васильев

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә киләсе җәйдә аномаль корылык күзәтелергә мөмкин. Бу хакта «Известия» газетасы метеоролог, климатолог, Рус география җәмгыяте әгъзасы Екатерина Пестряковага сылтама белән хәбәр итә.

Белгеч билгеләп үткәнчә, җәен мондый һава торышы аномалиясенең Уралда һәм Себердә урнашкан антициклон сакланган очракта күзәтелүе ихтимал.

Соңгы ике елда Себердә тотрыклы антициклон саклана, ул шулай ук Уралга да килде. Шуның аркасында төбәкләрдә салкын һава торышы хакимлек итә һәм явым-төшем юк дәрәҗәсендә. Климатолог җәен дә шундый вазгыять урнашырга мөмкин дип фаразлый.

«Кышын антициклон — салкын, ә җәен эссе җил алып килә. Җәй җылы булыр, явым-төшем аз күзәтелер дип уйлыйм. Җәй коры килер дигән шигем бар», — дип искәртте эксперт.

Моннан тыш, Уралда тагын бер аномалия — югары атмосфера басымы (нормадан 10 миллиметрга югарырак) күзәтелә. Шуның нәтиҗәсендә төбәктә салкыннар, шулай ук болытсыз һава торышы хакимлек итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100