news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы фотографы Татарстанда юкка чыккан дип саналган үсемлекне ачыклаган

Казан федераль университетының гомуми биология кафедрасы доценты Вадим Прохоров табигать яратучыларны сирәк үсемлекләрне саклауда өлеш кертергә чакырды.

Чаллы фотографы Татарстанда юкка чыккан дип саналган үсемлекне ачыклаган
Регина Гомәрова

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). 2009 елда Чаллыда яшәүче һәвәскәр фотограф Олег Селиверстов Түбән Кама милли паркы территориясендә саз тубалагын (мытник болотный) очраклы рәвештә фотога төшергән. Плантариум сайтына урнаштырган фотоны күреп, милли парк хезмәткәрләре бу сирәк үләннең үзләрендә бар икәнен белгән, дип сөйләде Казан федераль университетының гомуми биология кафедрасы доценты Вадим Прохоров.

«Интернеттагы фотосурәтләр буенча бу үсемлек үскән урынны төгәл ачыклый алганнар», — диде галим.

Бу үсемлек юкка чыккан булып саналган һәм Кызыл китапта «ноль» категорияле булган. Кызыл китапның 2016 елгы басмасында бу үсемлек инде 2 категориядә. Ул, саклану таләп ителсә дә, юкка чыгып бара торган үлән дип саналмый.

Галим сирәк үсемлекләрне саклап калу максатыннан палнтариум һәм inaturalist кушымталарыннан файдаланырга һәм табигатьтә төшергән фотоларны шунда урныштырырга чакырды. Бу эшне, беренче чиратта, табигатьтә еш булучылар — гөмбә, җиләк җыючылар, туристлар эшли ала. Хәзерге телефоннар фотоның кайда төшерелгәнен билгеләргә мөмкинлек бирә. Бер ел эчендә Татарстан территориясендә һәвәскәрләр төшергән 17 мең фотография тупланган.

«Бу бик зур сан һәм сирәк төрләрне саклау эшендә зур ярдәм. Бу күзәтүләрне белгечләр даими рәвештә карый, алар сезнең ни күргәнегезне билгели ала. Монда ике якка да файда бар — һәвәскәрләр үзләренең нәрсә күргәнен ачыклый, ә белгечләр бу төрләрнең кайда булуы турында яңа мәгълүматлар ала», — дип сөйләде Вадим Прохоров.

Галим белән интервьюны «Интертат» сайтында укый аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100