news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар яварга мөмкин

Көндез һава температурасы +4 градустан артмаячак.

Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар яварга мөмкин
Михаил Захаров

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 9 ноябрьдә, Татарстанда салкынча һәм дымлы һава торышы сакланачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртәгә болытлы һава торышы булачак. Урыны белән яңгыр һәм җепшек кар яварга мөмкин. Җил көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк.

Төбәк территориясендә һава температурасы +2…-3 градус һәм төнлә +4 градустан -1 градуска кадәр булачак.

Моннан тыш, юлларда урыны белән бозлавык хасил булырга мөмкин, дип хәбәр иткән иде «Татар-информ» агентлыгы.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100