news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда томан һәм -7 градус салкын көтелә

Һава торышы болытлы һәм коры булачак.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда томан төшәчәк, күз күреме 500 метр яки кимрәк булырга мөмкин.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, һава торышы болытлы һәм коры булачак. Җил көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә фаразлана. Төнлә һава температурасы -4.1 градус, урыны белән — 7 градус көтелә. Көндез +9.+14 градуска кадәр җылытачак.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100