news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ялларда Татарстанда коры һәм җылы һава торышы булачак

Алдагы көннәрдә тәүлеклек уртача температуралар күпьеллык күрсәткечләрдән 5-7 градуска югары булачак.

Ялларда Татарстанда коры һәм җылы һава торышы булачак
архив/Владимир Васильев

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Киләсе ялларда республика Казахстан антициклонының көнбатыш перифериясендә булачак. Шул сәбәпле, Татарстанда җылы һава торышы булачак, явым-төшем ихтималы аз. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Белгечләр мәгълүматына караганда, төнлә һава температурасы 2-8 градус, ә көндез 14-19 градус җылы булачак.

Киләсе атна башында һава торышында сизелерлек үзгәрешләр булмаячак. Беренчел мәгълүматлар буенча, дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә җылы һәм коры һава торышы дәвам итәчәк.

«Төнлә 1-7 градус, көндез 13-19 градус җылы булуы көтелә», — диелгән хәбәрдә.

Белгечләр әйтүенчә, алдагы көннәрдә тәүлеклек уртача температуралар күпьеллык күрсәткечләрдән 5-7 градус җылы булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100