news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быелгы сентябрь дөньяда метеокүзәтүләр тарихында иң җылы ай булган

Температура аномалияләре бөтен җирдә диярлек теркәлгән.

Быелгы сентябрь дөньяда метеокүзәтүләр тарихында иң җылы ай булган
Владимир Васильев

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). 2021 елның сентябре метеокүзәтүләр тарихында Җир шарында иң җылы ай дип табылды. Бу хакта «Известия» газетасы Copernicus Climate Change Service (CCCS) Европа иярченле күзәтүләр обсерваториясенең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Аларның мәгълүматлары буенча, быел сентябрь ае узган ел (былтыргы рекордсмен) белән чагыштырганда 0,05 градуска җылырак булган.

«Температура, Тын океанның көнчыгыш тропик өлешендәге Ла-Нинья салкынча шартларын исәпкә алмаганда, күп кенә төбәкләрдә уртача күрсәткечләрдән югарырак булды», — дип белдерделәр обсерваториядә.

Шул ук вакытта, Арктика бозларының күләме иярченле күзәтүләр вакытында минималь күрсәткеч белән чиратлашкан елларда икенче урында булып чыккан, бу әлеге чордагы уртача күрсәткечләргә караганда 40 процентка азрак.

news_right_1
news_right_2
news_bot