news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда җылы һәм яңгырлы һава торышы көтелә

Иртәгә Казанда да яңгыр явуы ихтимал

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 27 августта, Татарстан Республикасында аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән яңгырлар язачак. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын.

Төнлә республика буенча 8-13, көндез 19-24 градус җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнәтирә мохит мониторингы идарәсе. 

Казанда да алмашынучан болытлы һава, яңгыр яварга мөмкин. Төнлә 10-13, көндез 20-24 градус җылы көтелә.

28 августка каршы төндә Татарстанда аязучан болытлы һава. Урыны белән яңгыр яву ихтималы бар. Һава температурасы 9-14 градусны тәшкил итәчәк.                                                                

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100