news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкын боз һәм көчле җил турында кисәтәләр

Җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга җитәргә мөмкин.

Татарстан халкын боз һәм көчле җил турында кисәтәләр
Илнар Төхбәтов/архив

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан Республикасы территориясендә боз, яңгыр явуы һәм көчле җил булуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте кисәтә.

«Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 9 сентябрендә төнлә һәм көндез урыны белән яшенле яңгыр булуы көтелә», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Һава торышы бозылып, җил көчәячәк, аның тизлеге секундына 16-21 метрга җитәргә мөмкин.

Моннан тыш, урыны белән яшен булуы ихтимал, иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә көчле яңгыр фаразлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100