news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда урман янгыннары куркынычы саклана

Татарстан халкыннан урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне сорыйлар.

Татарстанда урман янгыннары куркынычы саклана
Солтан Исхаков

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). 8-15 июльдә Татарстанда урыны белән урман янгыннары килеп чыгуның югары куркынычы саклана. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

IV класслы янгын куркынычы булу сәбәпле республика синоптиклары кабаттан шторм кисәтүе игълан итте.

Аномаль эсселек килү сәбәпле, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы Татарстан халкыннан урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне сорый.

Урман массивларында яки шуңа якын урыннарда янып китүнең шаһиты булган кешеләргә 8 (800) 100-94-00 һәм 8 (843) 221-37-95 телефоннарына шалтыратып хәбәр итәргә кушалар.

Алдарак «Татар-информ» республикада янгын куркынычы саклану аркасында урманнарны һавадан күзәтүгә керешүләрен язган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100