news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 37 градуслы эсселек көтелә

Республика территориясендә явым-төшем көтелми.

Татарстанда 37 градуслы эсселек көтелә

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 9 июль, Татарстанда кызу һәм бөркү һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Республикада алмашынучан болытлы һава булачак. Явым-төшем көтелми. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил көтелә.

Төнге сәгатьләрдә 18дән 23 градуска кадәр җылы булачак. Көндез һава температурасы+32, +37 градуска кадәр җитәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot