news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча шәһәрендә экологик бәйрәм үткәрделәр

Чарада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре катнашкан.

Арча шәһәрендә экологик бәйрәм үткәрделәр
https://eco.tatarstan.ru/tat/

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Санитар-экологик икеайлык һәм «Экояз 2021» республика акциясе кысаларында Арча шәһәренең Җиңү паркында экологик бәйрәм үткәрелгән. Арча муниципаль районы башкарма комитеты концерт-күңел ачу программасы оештырган, «Чиста булачак» республика яшьләр хәрәкәте активистлары танып-белү квестлары әзерләгән.

Чарада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре катнашкан. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр концертта бик теләп катнашкан. Бу турыда министрылк матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ә укучылар макулатура, тотылган батарейкалар, пластик капкачлар җыюда катнашкан. Яшьләргә шәһәр халкы да кушылган, алар үзләре белән алып килгән калдыкларны сортларга аеруда актив катнашкан.

«Чүп-чарны контейнерларга җыярга күнеккәнбез инде, хәзер исә, киләчәк буыннар өчен табигый ресурсларны саклап калу өчен, аны бүләргә дә өйрәнергә кирәк», — диде шәһәрдә яшәүче ханым.

Экологик бәйрәм нәтиҗәләре буенча барысы да күтәренке күңел һәм яхшы кәеф алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100