news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга аномаль салкыннар килде

Атна ахырына Татарстан башкаласында кабат җылытачак.

Казанга аномаль салкыннар килде

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Дүшәмбе көнне Казанда уртача тәүлеклек температура нормадан ике тапкыр кимрәк булып чыкты, әмма салкын озак дәвам итмәячәк.

«Казанда салкыннар озак тоткарланмаячак. Бүген бездә иң салкын көн, температура -25 градус, төньяк-көнбатыштан салкын җил исә. Без Көнчыгышка китә торган зур циклонның тыл өлешендә торабыз. Иртәгәдән бездә температураның әкренләп күтәрелүе башланачак, шимбә көндезге сәгатьләрдә -7 градуска кадәр җылыначак», - диде КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев. 

Спикер билгеләп үткәнчә, хәзер Казанда тәүлеклек уртача температура нормада -12 градус булырга тиеш, ә чынлыкта ул дүшәмбе көнне -24 градус тәшкил итә. Шәһәр халкы быел икенче салкын көн кичерә.

«Бу кыш өчен икенче иң салкын көн. Беренчесе 13 гыйнварда, Ультраполяр агым кергәндә булды, ә хәзер Арктик агым бәреп керде. Алга таба һава торышы җилле булмаячак, кояшлы була», — дип искәтте Переведенцев. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100