news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Татарстанда 36 градуска кадәр салкынайтачак

Республика территориясендә явым-төшем көтелми.

Иртәгә Татарстанда 36 градуска кадәр салкынайтачак

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 9 февральдә, Татарстанда тагын да салкынайтачак.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, аз болытлы һава торышы һәм төнлә салкынайту аркасында температура тагын да төшәчәк. Республика территориясендә антициклон хакимлек итүен дәвам итәчәк, диде метеорологлар.

Төбәктә явым-төшем көтелми. Җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк. Юлларда бозлавык сакланачак.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, төнлә һава температурасы -24…-29 градус, аязганда — 36 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы -18…-23 градус булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100