news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары көчле җил, буран һәм кар көртләре турында кисәтте

Буран вакытында күз күреме 1000 метрга кадәр начарланырга мөмкин.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Надежда Захарова). Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә. 8 декабрьдә төнлә һәм көндез көчле җил, бозлы яңгыр һәм буран вакытында күз күреме начарлануы көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, шулай ук республикада бозлавык, юлларда кар көртләре барлыкка килә. Җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәя, буран вакытында күз күреме 1000 метрга кадәр начарланырга мөмкин.

Төнлә һава температурасы -7..-12 градус, ә урыны белән -13..-18 градус булуы көтелә. Иртән -2..-7 градуска кадәр җылытачак, көндез һава температурасы -4..+1 градуска кадәр күтәреләчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100