news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары көчле җил һәм бозлавык турында кисәтә

Республикада җылы һәм дымлы һава торышы булачак.

Татарстан синоптиклары көчле җил һәм бозлавык турында кисәтә
архив/Михаил Захаров

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 8 декабрьдә, Татарстанда җылы һәм дымлы һава торышы булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төнлә һәм көндез урыны белән көньяк-көнбатыштан секундына 15-17 метрга кадәр җил, ә Казанда иртән һәм көндез җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр. Явым-төшем көтелми. Кайбер районнарда җиңелсә, ә урыны белән каты бозлавык булырга мөмкин.

Төнлә һава температурасы -6 градуска кадәр. Көндез һава температурасы -2 ...+2 градус булачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100