news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар татарстанлыларны бозлавык һәм көчле җил хакында кисәтте

Төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Синоптиклар татарстанлыларны бозлавык һәм көчле җил хакында кисәтте
архив/Владимир Васильев

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Якшәмбе көнне Татарстан территориясендә бозлавык һәм көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

«Төнлә һәм иртән төньяк районнарда юлның кайбер участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Моннан тыш, көндезге һәм иртәнге сәгатьләрдә төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге көчәюе көтелә. Аның тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга (Казанда – 18 метрга) кадәр җитүе ихтимал.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100