news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гидрометеоүзәктә Россиядә алдагы кышның нинди булачагын фаразладылар

Кышкы чорда явым-төшем күләме нормага якын булыр дип көтелә.

Гидрометеоүзәктә Россиядә алдагы кышның нинди булачагын фаразладылар
архив/Владимир Васильев

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә алдагы кыш салкынрак һәм карлырак булачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Гидрометеоүзәгенең ситуация үзәге башлыгы Юрий Варакинга сылтама белән хәбәр итә.

Аның мәгълүматлары буенча, алдагы кышта россиялеләрне узган елга караганда күпкә салкынрак һава торышы көтә.

Кышкы чорда явым-төшем күләме нормага якын булыр дип көтелә. Шулай да «кар катламы узган кышка караганда калынрак булырга» мөмкин, чөнки ул җепшек көннәр санына бәйле, дип искәртте белгеч.

news_right_1
news_right_2
news_bot