news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урман хуҗалыгы министрлыгы татарстанлыларны «Урманны саклыйк» акциясенә чакыра

Узган ел «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында Татарстан Республикасында 310 га мәйданда 1,2 млн данә агач материалы утыртылган иде.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). 9 октябрьдә ТР муниципаль районнарында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында массакүләм агач утырту оештырылачак.

Барлыгы 1 млн данәдән артык утырту материалы (гади нарат, Европа чыршысы, Себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш һ.б.) утыртылачак, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы.

Казан янында акция дүрт мәйданчыкта: Лаеш районының Тарлаш авылы янында, Питрәч районының Иске Шигали авылында, Казан шәһәренең Колсәет бистәсе һәм Биектау районының Ивановка авылы янында узачак. Акция 10:00 сәгатьтә башлана. Перчаткалар, көрәкләр һәм үсентеләр урында биреләчәк.

Татарстан районнарында агач утырту вакыты һәм урыны турында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенең рәсми порталында яки ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр — урманчылыкларда белергә мөмкин (телефоннар Министрлык сайтында күрсәтелгән).

Узган ел «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында Татарстан Республикасында 310 га мәйданда 1,2 млн данә агач материалы утыртылган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100