news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 27 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Көндез явым-төшем көтелми, төнлә – урыны белән яңгыр

  (Казан, 28 август, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез диярлек.
Көндез Казанда температура 24-26 градус җылы, Татарстан буенча – 22-27 градус.
30 августка каршы төндә республикада болытлы һава, урыны белән яңгыр явуы ихтимал. Төнлә температура 12-17 градус җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100