news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Атна уртасында Татарстанда салкынайта һәм яңгыр көтелә

Республикада һава торышы төньяк циклоннар йогынтысында үзгәрәчәк.

Атна уртасында Татарстанда салкынайта һәм яңгыр көтелә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Атна уртасында Татарстанда һава торышы сизелерлек бозылачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Соңгы вакытта республика территориясендә һава торышын билгеләүче җылы антициклон акрынлап көньяк-көнчыгышка күчә. Төньяктан килүче циклоннарның актив фронталь бүлекләре үзләре белән яңгыр, көчле җил  алып килә, температура сизелерлек төшәчәк, ди синоптиклар.

Чәршәмбе, 9 сентябрьдә, төбәктәге һава торышына салкын атмосфера фронты йогынты ясаячак. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, иртән һәм көндез яшенле яңгыр яварга мөмкин. Секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 10-15 градус, көндез 16-21 градус, көнчыгыш районнарда +24 градуска кадәр җылы булырга мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 10 сентябрьдә, Татарстан төньяк циклон йогынтысында булачак. Аязучан болытлы һава, урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +8...+13 градус, көндез +15...+20 градус булачак.

Метеорологлар җомга көнне, 11 сентябрьдә, Татарстанга чираттагы төньяк циклонның актив атмосфера фронты йогынты ясаячак, дип көтә. Яңгыр һәм көчле җил фаразлана. Көндез һава температурасы +14, +19 градустан югары күтәрелмәячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100