news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшен һәм 28 градус эсселек көтелә

Иртәгә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез һәм кич кайбер районнарда яшен булачак.

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Тотрыксыз һава массасы аркасында Татарстанда киләсе көннәрдә эссе һава торышы һәм кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Иртәгә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез һәм кич кайбер районнарда яшен булачак һәм җил тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк. Көндез +28, ә төнлә +8-13 градус җылы булачак.

Аннан соңгы ике көндә республика циклонның төньяк-көнчыгыш читендә, атмосфера фронтлары йогынтысы зонасында булачак. Шуның аркасында кыска вакытлы яңгырлар, яшен һәм көчле җил булырга мөмкин. Төнлә +11…+16, көндез +22…+27 градус булачак.

Якынча фразалар буенча, тотрыксыз һава торышы 11 һәм 12 июньдә сакланачак, көндез 25 градус җылы булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100