news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җиңү көнендә Татарстанда 26 градуска кадәр җылыта

Бүген Татарстан территориясендә туфракка кырау төшүе ихтимал, моннан тыш, көндез көчле җил фаразлана.

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Татарстанда якшәмбе атна ахырында иң җылы көн булачак.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 9 майда көндез республика территориясендә 26 градуска кадәр җылытыр дип көтелә.

Бүген Татарстан территориясендә туфракка кырау төшүе ихтимал, моннан тыш, көндез көчле җил фаразлана.

Шимбә көнне республика тотрыксыз һава массасында көнбатыш циклонның алгы өлешендә урнашачак. «Аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урын белән бераз яңгыр явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын. Төнлә һава температурасы +6, +11, көндез +19, +24 градус тәшкил итәчәк», - дип хәбәр итә синоптиклар.

9 майда явым-төшем көтелми, шулай да көндез яңгыр яварга һәм җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +21, +26 градус тәшкил итәчәк. Башлангыч фаразлар буенча, дүшәмбе көнне урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән +8, +13 градус җылы булса, көндез термометрның терекөмеш баганасы +18, +23 градуска кадәр күтәреләчәк.

11 майда явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һава температурасы +6, +11, көндез +19, +24 градус тәшкил итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100